Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатканча, «Һөнәри керемгә салым» дип аталган махсус салым режимын куллануга бәйле мәсьәләләр буенча, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы экспертлары белән түләүсез консультация үтәргә була (http://provbiz.ru).
Бушлай «кайнар линия» телефоны 800-222-37-22.
Исегезгә төшерәбез, яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 нчы елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салымны сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды. Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үзмәшгульләр өчен салым буенча мәгълүматны аңлатты.