Чагыштыру өчен: узган ел шул ук чорда 28 торак пункт чиге кертелгән. Татарстанда, 2019 нчы елның 20 нче августына, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрнең саны 554не тәшкил итә. Быел барлыгы 83 торак пункт чиге кертелде.
Аксубай һәм Буа районнары торак пунктларының чикләре кертелде. Шулай ук бу юнәлештә Апас, Балтач, Алабуга һәм Сарман районнары чикләрен кертү буенча да актив эш алып барылды.
Шул ук вакытта, Кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча пространство мәгълүматлары инфраструктурасы бүлеге башлыгы Дмитрий Малинин билгеләп үткәнчә, 2564 торак пункт чикләре элеккечә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән.
Шул ук вакытта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында торак пунктларының чикләре булу-Төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингының мөһим күрсәткечләренең берсе, дип белдерде. Исәпкә алу-теркәү системасын үстерү һәм бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү әлеге эшнең нәтиҗәлегенә турыдан-туры бәйле. Торак пунктлар чикләре бу җирләрне башка төр җирләрдән аера, бу исә җир кишәрлекләре белән караклыкны һәм аларны тиешенчә файдаланмау мөмкинлеген чикли. Моннан тыш, закон нигезендә билгеләнгән чикләрнең булуы аларга капиталь төзелеш объектларын урнаштыру өчен җир участоклары тапшыру мөмкинлеге бирә, бу районнар үсешенә ярдәм итә. Торак пункт чикләре турында актуаль мәгълүматлар хокукка ия булган кешеләр арасындагы җир бәхәсләрен киметергә, төбәкләрнең территорияләре һәм җирләрне әйләнешкә кертеп җир ресурслары белән идарә итү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Мәгълүмат өчен:
Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры җирле үзидарә органнары белән актив хезмәттәшлек итә һәм ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә Бердәм дәүләт реестрында чикләр турында мәгълүмат кертә. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматлар белән тулыландыру турыдан-туры җирле үзидарә органнары эшенә бәйле, чөнки нәкъ менә алар төгәл чикләрне билгеләү буенча эшне башлап җибәрәләр һәм мәгълүматларны кадастр палатасына юллыйлар.
ММЧ өчен контактлар:
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8(843)255-25-10
Кадастр палатасы матбугат хезмәте
8(950)326-92-02