2019 елның 19 августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова белән очрашу узды. Социаль хезмәт алучылар һәм социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре, якын-тирә торак пунктларның өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе Социаль хезмәткәрләре VI чакырылыш кандидатлары турында тулы мәгълүмат алдылар, республика проектларының нәтиҗәләре һәм якын киләчәктә республиканың зур үсеш перспективалары белән таныштылар. Барлык 50 катнашучы да очрашуның күңеллелеген билгеләп үтте. Чарада шулай ук Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева катнашты.