19 нчы август көнне Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ратникова Римма Атлас кызы катнашында Чутай авылында халык җыены булып узды. Җыенда җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл картлары, авыл халкы катнашты.
Көн тәртибендә каралды:
Җыенда катнашучылар бик актив булдылар һәм алар өчен актуаль булган темаларны күтәрделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Җыенда юлларны төзекләндерү, пенсионерлар өчен интернет-уку, район үзәк хастаханәсе һәм Чепья хастаханәсе турында сораулар яңгырады. Шулай ук гражданнар Кече Лызи – Чутай автобусы маршрутын карап, аны уңайлырак итүләрен сорадылар. Барлык сорауларга да җаваплар бирелде. Киләчәктә аларны үтәү буенча эшләр башкарылачак.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр коллективы җыелучыларны җыр-биюләре белән сөендерделәр.