ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

22 август – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне.

Начар метеорологик күренешләр: 23 нче  август Татарстан Республикасында урыны белән көтелә: - төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк  (Казанда - төнлә һәм иртән); - төнлә һәм иртән томан.

Ел саен 22 нче августта Россия Федерациясе Президентының 1994 нче елның 20 нче августындагы 1714 нче номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча Россия триколорына багышланган тантаналы чаралар уза. Бу көнне илебез тарихына һәм аның символикасына аерым игътибар бирелә. 2019 нчы елда Дәүләт флагы көнен 25 нче тапкыр билгеләп үтәчәкләр.

Бүген, 22 нче августта Балтач районында мәгариф хезмәткәрләренең "Балтач муниципаль районында мәгариф торышы: гамәлләрдән нәтиҗәләргә» дигән темага август киңәшмәсе узды. 

Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан 2019 елның 21 августында «Хыял» палаткалы спорт сәламәтләндерү лагере базасында «Наз» үзәге социаль педагогы Наталья Закирова «Минем Россия»дип исемләнгән чара үткәрде. 


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 20 нчы августында "Хыял" яшьләр үзәге баскетбол буенча ярышлар үткәрде. Ярышларда 4 команда катнашты.

2019 нчы елның 19 нчы августында "Хыял" яшьләр үзәге "Юл хәрәкәте иминлеге" башлыгы Хадеева Лилия Мөхәммәд кызы белән берлектә "Хыял" спорт - сәламәтләндерү палаткалы лагерында ял итүче балалар очен юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 22 августта төнлә һәм иртән урыны белән томан.
 

20 нче август көнне 19:00 сәгатьтә Пыжмара мәдәният йортында Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы катнашында халык җыены булып узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгын үтәү йөзеннән, авыл хужалыгы продуктларын җитештерүче кооперативлар һәм ширкәтләр комбайннарын, транспорт чараларын, ындыр табагын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүне тәэмин итү максатларында Балтач районында 17 нче июльдән 19 нчы июльгә кадәр авыл хужалыгы продуктларын җитештерүче кооперативлар һәм ширкәтләр арасында уңышны җыеп алуга әзерлек буенча конкурс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International