22 август – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне. Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә «Безнең триколор» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Алар Балтач урамнарына чыктылар һәм бәйрәм тарихы, Дәүләт символының әһәмияте турында сөйләделәр. Барлык теләүчеләргә флагның төп төсләрен символлаштыручы тасма бүләк ителде. Алар акциядә катнашучыларның күкрәгендә мактаулы урын алды.