Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 22 нче августта Балтач районында мәгариф хезмәткәрләренең "Балтач муниципаль районында мәгариф торышы: гамәлләрдән нәтиҗәләргә» дигән темага август киңәшмәсе узды. 

Киңәшмә традиция буенча «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» янындагы мәйданда белем бирү учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе белән башланып китте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән берлектә күргәзмәдә куелган кул эшләре, укучыларның техник иҗаты белән таныштылар.

Аннары «Помоги собраться в школу» акциясе узды. Балтач муниципаль районында 1 нче сентябрь алдыннан мәктәп яшендәге балигъ булмаган балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әверелде.  Район оешмалары җитәкчеләре аз керемле гаиләләрдәге 37 балага портфельләр һәм канцтоварлар рәвешендә спонсорлык ярдәме күрсәттеләр. Шуларның 12се быел беренче сыйныфка барачак. Беренче сыйныф укучыларына матур мәктәп портфельләре һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тапшырылды. Барлык балалар да бик канәгать калдылар. Бу көнне  укучыларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Муниципаль мәгариф системасы үсеше турында төп доклад белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева чыгыш ясады. Шулай ук балтачлылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова чыгышын зур игътибар белән тыңладылар. Ул районда белем бирү торышына объектив бәя бирде, белем һәм тәрбия бирүнең югары дәрәҗәсен билгеләде. Шулай ук Балтач районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Латыйпов Рәсим Кадим улы «Балаларны тәрбияләүдә мәктәптән тыш эшнең роле», Б. Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары  Закирова Гүзәл Нурулла кызы «Милли мәгариф оешмасында үзенчәлекле балаларга бүгенге җәмгыятькә яраклашырга һәм киләчәк тормышта урын табарга ярдәм итү», Балтач урта мәктәбенең биология укытучысы Гафарова Ризилә Нурхаммәт кызы "Авыл җирлеге шартларында олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләү», Сосна балалар бакчасы директоры Хәсәнова Алсу Фәрит кызы «Милли балалар бакчасында мәктәпкәчә белем алу өчен шартлар тудыру», Балтач гимназиясенең ата-аналар комитеты вәкиле Шәйхетдинов Марат Рәшит улы « «Инженер сыйныф» турында әти-әниләр күзаллавы», Норма урта мәктәбен тәмамлаган Хадыев Газиз Рәсүл улы "Укуда алдынгы булу серләре».

Пленар утырыш ахырында иң яхшы педагоглар һәм тәрбиячеләр республика һәм район бүләкләре алдылар. Шулай ук безнең район укытучылары сафына яңа аяк басучы яшь укытучылар белән таныштырып уздылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, аны хәзер яңа уку елында гамәлгә ашырырга кирәк булачак.

Бүгенге мәктәпнең төп бурычы - һәр укучының сәләтләрен ачу, намуслы һәм патриотик кеше, югары технологияле һәм конкурентлы дөньяда тормышка әзер шәхес тәрбияләү. Педагог хезмәтен игенчеләрнең кебек тонналарда, гектарларда үлчәп булмый. Аларның хезмәт җимешләре еллар узгач күренәчәк. Укытучының роле бик мөһим: алар ярдәмендә иң кыйммәтлесе – илебезнең киләчәге өчен лаеклы алмаш әзерләнелә. Кадерле укытучыларыбыз, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, сезгә сәламәтлек, сабырлык һәм эшегездә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International