2019 нчы елның 19 нчы августында "Хыял" яшьләр үзәге "Юл хәрәкәте иминлеге" башлыгы Хадеева Лилия Мөхәммәд кызы белән берлектә "Хыял" спорт - сәламәтләндерү палаткалы лагерында ял итүче балалар очен юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.
Максат :
- юл хәрәкәте турында белемнәрне ныгыту ;
- күзаллауны киңәйтү;
- юллардагы куркынычлык турында күзаллау булдыру.
Чара өчен "Хыял" яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.