20 нче август көнне 19:00 сәгатьтә Пыжмара мәдәният йортында Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы катнашында халык җыены булып узды. Җыен эшендә шулай ук Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы, «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ратникова Римма Атлас кызы, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Сәгъдиев Илфат Нурулла улы, суд приставлары бүлеге начальнигы, «Балтач Үзәкләштерелгән авыл клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесе директоры, янгын сагы начальнигы, Балтач район электр челтәре начальнигы, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары, кадастр һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе, Пенсия фонды начальнигы урынбасары, «Кайтаваз» телерадиокомпаниясе хезмәткәре, «Бердәм Россия» партиясенең Балтач район отделениясе секретаре, «Хезмәт» район газетасы журналисты һәм авыл халкы.
Халык җыенының төп өлеше башланганчы, катнашучылар авыл яшьләре тарафыннан әзерләнгән концерт карап үттеләр һәм күтәренке рухта чыгыш ясауларга күчтеләр. Соңгы 5 елда гражданнарның үзара салымы һәм җирле бюджет хисабына, шулай ук Татарстан Республикасы программасына башкарылган эшләр турында Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Халиф улы Җәләев чыгыш ясады. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин районның башкарылган эшләре һәм күрсәткечләре, хәзерге вакытта районда төзелә торган объектлар, биналарга капиталь ремонт ясау, юллар һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында сөйләде. Шулай ук Ратникова Римма Атлас кызы үз кандидатурасы турында сөйләде һәм сайлаулар турында үз фикерен әйтеп үтте. Балалар пособиеләренә, пенсионерлар өчен субсидияләргә кагылышлы сорауларга социаль яклау бүлеге начальнигы Гатиятуллина Алсу Фариз кызы җавап бирде.
Җыенда катнашучылар бик актив булдылар һәм алар өчен актуаль булган темаларны күтәрделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Җыенда Чепья участок хастаханәсе, рецепт буенча бирелә торган дарулар, пенсионерлар өчен субсидияләр турында сораулар яңгырады. Гражданнар шулай ук авыл мохитендә тормыш сыйфатын яхшырта ала торган район программалары турында да кызыксындылар. Түбән Сәрдек авылында су башнясы һәм скважина урнаштыру, авыллар арасында юлларны ремонтлауны дәвам итү турында тәкъдимнәр әйтелде. Халыкны кызыксындырган барлык сораулар һәм әйтелгән тәкъдимнәр игътибарга алынды һәм кайберләре урында каралды.