Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан 2019 елның 21 августында «Хыял» палаткалы спорт сәламәтләндерү лагере базасында «Наз» үзәге социаль педагогы Наталья Закирова «Минем Россия»дип исемләнгән чара үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты: укучыларны Россия флагы тарихы, Россиянең традицион һәм дәүләт символлары белән таныштыру, балаларның Россия турында алар яши торган дәүләт буларак күзаллавын ачыклау. Мондый дәресләрне үткәрүнең мөһим аспекты булып патриотизм хисе тәрбияләү, дәүләткә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру тора.
Дәрес барышында катнашучылар үз ватаннары турында белемнәрен күрсәттеләр, ә соңыннан Россия флагын ясадылар.