Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгын үтәү йөзеннән, авыл хужалыгы продуктларын җитештерүче кооперативлар һәм ширкәтләр комбайннарын, транспорт чараларын, ындыр табагын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүне тәэмин итү максатларында Балтач районында 17 нче июльдән 19 нчы июльгә кадәр авыл хужалыгы продуктларын җитештерүче кооперативлар һәм ширкәтләр арасында уңышны җыеп алуга әзерлек буенча конкурс узды. Конкурста җиңүчене урып-җыю-транспорт комплексының әзерлеген бәяләү күрсәткечләре буенча билгеләделәр. Конкурс таләпләренең берсе - хезмәтне саклау шартларын үтәү иде.
Конкурс нәтиҗәләре:
1 урын - «Кызыл юл»
2 урын - «Татарстан»
3 урын - «Сорнай»