Мөмкинлекләре чикле булган балалар шашка уенында көч сынашты

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Шашка ул - фән дә, спорт та, сәнгать тә, шул ук вакытта шатлык һәм ләззәт китерүче уен да.

Бүген, 2019 нчы елның 20 нче  августында," Факел" яшүсмерләр клубында сәгать ярым дәвамында рус шашкасы буенча ярыш узды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар бу уенда үз көчләрен сынап карадылар. Бу уенга карата кызыксыну уяткан остаз, оештыручы Чулпан Габделганиевага зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында рус шашкалары буенча ярыш безнең клуб өчен матур традициягә әверелер, ел саен үткәрелер һәм катнашучылар саны елдан-ел артыр дип өметләнәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International