2019 нчы елның 20 нче августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы «Хыял» палаткалы спорт сәламәтләндерү лагерендә 4 станциядән торган квест уен уздырды. Һәр станциядә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны, наркомания, медиакуркынычсызлык һәм үсеп килүче буынның дивиант тәртибен профилактикалау буенча мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр каралды. 50 ял итүче бала кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирде, яшүсмерләр проблемаларын чишү юллары турында фикер алышуда катнашты. Чара җиңүче отрядларны Мактау грамоталары белән бүләкләү һәм истәлеккә гомуми фотога төшү белән тәмамланды.