ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 27 нче августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак. 

2019 нчы елның 20 нче августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

20 нче августта 7.20 сәгатьтә Татарстан радиосында күчемсез милек өлкәсендә агымдагы елның август аенда булган законнардагы мөһим үзгәрешләргә багышланган «Яңа көн» программасы чыгачак.  

Начар метеорологик күренешләр: - 19 нчы август көнне кич, 20 нче августта төнлә һәм көндез урыны белән яшен, кыска вакытлы тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булган җил (Казанда - 19 нчы август - кич, 20 нче август төнлә яшен, җил көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр); - төнлә һәм иртән урыны белән томан (Казанда да).
 

Татарстан  Республикасыннан  әлеге  конкурста  Мамадыш  районыннан  сыер савучы   Сания Насыйбуллина катнаша,  ул  машина белән  сыер саву  буенча  Татарстанның  җиде  мәртәбә    абсолют  чемпионы  булды.     2018 нче елда   Сания Насыйбуллина Татарстан   башкаласы  Казанда  узган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз  карашы» республика конкурсында «Минем язмышым  - минем  һөнәрем» номинациясендә җиңүче  булган  иде.    Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк,   Сания Насыйбуллина күпбалалы  ана  да  әле  ул.   Ире Фәрит белән алар  өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер  оныклар  үстерешәләр.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  хәбәр итүенчә,  бүгенгә  республикада  бөртекле  культуралар   377 мең  га мәйданда  җыелган,  бу  –  26%.  1,2 млн тонн ашлык  җыелган.  Бер гектардан  уртача  уңыш    31,8 центнер  тәшкил  итә. 

2019 елның 19 августында Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтҗанова Мөнирә Сәләхетдин  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Татарстанда  урып-җыю кампаниясе башыннан  бирле  яңа  уңышның  беренче  бер  миллион тоннасын  җыйдылар. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләренә караганда, 16 августка   республика  буенча бөрткле  һәм кузаклы  культуралар 336,3 мең га мәйданда  суктырылган,  бу  барлык  авыл  хуҗалыгы культуралары  мәйданының  23,7%ын  тәшкил  итә. 

18 августта район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин “Кызыл юл” хуҗалыгының иген кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм иң яхшы комбайнчыга быелның беренче вымпелнын тапшырды. 


17
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ( "кадастр инженерын сайла" дигән өстәмә битендә) июль аеның эшчәнлек нәтиҗәсе буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфатына, уңай һәм тискәре карарларның санына нигезләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International