Гражданнарны бергәләп кабул итү

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 нчы елның 27 нче августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак. 

Кабул итүгә язылу өчен телефон: 8 (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе). 

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. 

Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан 8(843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки үз муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International