Медицина мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итү

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 нчы елның 20 нче августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.

Кабул итүгә язылу өчен Телефон: 8(843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. 

Сәрия Сабурская һәм Марат Садыйковка медицина тематикасы буенча сорау белән мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан 8(843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки үз муниципаль районында җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк. 

Белешмә өчен: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә 2018 нче елда медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан 168 мөрәҗәгать керде, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча, 2019 нчы елның 7 аенда шундый мөрәҗәгать 278 булды. Әлеге тематика буенча күп санлы мөрәҗәгатьләр «Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категориясе буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына керә, агымдагы елның 8 аенда 970 гариза бастырылган, аларны 1568 кулланучы хуплаган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International