2019 елның 19 августында Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтҗанова Мөнирә Сәләхетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллни, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, "Игенче" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зиатдиновлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Мөнирә Сәләхетдин кызы озак еллар колхозда бозау караучы булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул кызы гаиләсендә яши, биш бала тәрбияләп үстергән, сигез оныгы һәм унөч оныкчыгы бар.