Һава торышы

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

2019 нчы елның 20 нче августына һава торышы.

Начар метеорологик күренешләр: - 19 нчы август көнне кич, 20 нче августта төнлә һәм көндез урыны белән яшен, кыска вакытлы тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булган җил (Казанда - 19 нчы август - кич, 20 нче август төнлә яшен, җил көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр); - төнлә һәм иртән урыны белән томан (Казанда да).

Татарстан Республикасы буенча 2019 нчы елның 19 нчы август 18 сәгатьтән 2019 нчы елның 20 нче август 18 сәгатькә кадәр:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 3-8 м, урыны белән көчәйгәндә 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр җитә. Минималь һава температурасы төнлә +14..+19º, көндез максималь температура +23..+28º.
 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International