ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2019 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр: 18 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә төнлә).
 

15 нче августта Балтач районында Шакиров Фаяз Фәнил улы булып китте. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары вазыйфасын били һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы булып тора. Ул, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән берлектә, Балтач районы өстеннән очып узды.


16
август, 2019 ел
җомга

Бүгенге  көнгә  районда эре  мөгезле  терлекләр  саны    39,463 мең  баш тәшкил  итә, шул  исәптән сыерлар  – 11,693 мең  баш, дуңгызлар – 7,211 мең  баш, сарыклар  – 465  баш, атлар  – 1,660 мең  баш. Эре  мөгезле  терлекләр саны  ел  башыннан  бирле    арткан. Хуҗалыклар тарафыннан 7 айда  4,095 мең тонна (102%) ит  җитештерелгән (үстерлгән),  шул  исәптән   эре  мөгезле  терлекләр  - 3611 тонна (101%), дуңгызлар  – 384 тонна, сарыклар  – 7,2 тонна, атлар - 93 тонна. 

Балтач районы китапханә хезмәткәрләре Мәдәният үзәгендә шагыйрьләр белән очрашуда катнаштылар.

16 нчы август көнне Балтач мәдәният үзәгендә 8 нче сентябрьдә узачак сайлаулар буенча эшлекле киңәшмэ үтте. Әлеге киңәшмәдә Казан шәхәреннэн кайткан күренекле шагыйрьләребез  Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Рифат Сәлах, районыбызнын танылган шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов катнашты.

2019 нчы елның 15 нче августында «Факел» яшьләр үзәге хезмәткәрләре СМУ микрорайоны яшүсмерләре арасында патриотик тәрбия формалаштыру буенча спорт ярышлары үткәрделәр.

        2019нчы елның 16нчы август көнендә Сосна авыл җирлегендә янгын чыгу билгеләрен ачыклау өчен автоматлаштырылган янгын белдергечләрен урнаштыру буенча эш алып барылды. 


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

        Матур эшләре, кунакчыл, эщсөючән кешеләре белән дан тоткан Балтач районыбызны Республика басма матбугат чараларында еш күрергә була.  Бүген сүз август башында басылып чыккан берничә язма турында булачак.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 нчы елның 16 нчы августында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм иртән урыны белән томан; - төнлә һәм көндез көнбатыш районнарда яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, локаль көчле яңгыр явуы ихтимал (Казанда да).

Балтач районында да һава торышы безне ныклыкка сынады. Районыбызның урып-җыю мәйданы 31,467 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә 4,715 мең га мәйданда игеннәр суктырылган, бу барлык мәйданнарның 15% ын тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International