Матур эшләре, кунакчыл, эщсөючән кешеләре белән дан тоткан Балтач районыбызны Республика басма матбугат чараларында еш күрергә була. Бүген сүз август башында басылып чыккан берничә язма турында булачак.
“Татарстан яшьләре” газетасының 2019 нчы елның 8 нче август санында Шәмсия Хәлимованың “Балтач ягы серен белдем” дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыкты. Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитетының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының чираттагы күчмә утырышы Балтачта “Милли уеннар – тәрбия хәзинәсе” дип исемләнгән чара кысаларында үтте. Кунаклар Таузар авылы балалар бакчасында “Итек-читек чигәбез” дигән җырлы уен карап үттеләр. Карадуган авылы билингваль балалар бакчасының эшчәнлеге белән таныштылар һәм “Балачак иле” музее ачылу тантанасында катнаштылар. Балтач үзәк китапханәсендә, Бөрбаш авылында булган очрашулар да кунаклар күңеленә хуш килде. Уен — уен эш түгел. “Ак калфак”ның күчмә утырышында халык уеннарын җентекләп өйрәнелеп, аларның балага милли тәрбия бирүдә никадәр мөһим икәнлеге ассызыкланды.
Икенче бик эчтәлекле мәкалә “Ватаным Татарстан” газетасының 2019 нчы елның 3 нче август санында “100 елның мизгеле” сәхифәсендә басылып чыкты. Миләүшә Гафурованың “Булган бит аның балачагы...” дип аталган мәкаләсе тын алмый укып чыгарлык. Язмада сөйләнгән Балтач районы Карадуган авылының ак әбисе – Мәдинә Зыятдинованың авыр сугыш елларына туры килгән балачак хатирәләре беркемне дә битараф калдырмас.
Безнең арабызда шундый газеталарга язып чыгарлык кешеләр яшәве, җирлегебездә масштаблы чаралар үтүе, районыбызның тормыштан читтә калмавы сөендерә, горурлык хисе тудыра. Алга таба да басма матбугатта чыккан якташларыбыз, районыбыз турындагы язмалар Татарстан Республикасы Балтач районы рәсми Порталында яктыртылып барыр.