Яшүсмерләр арасында патриотик тәрбия формалаштыру буенча спорт ярышлары

2019 елның 16 августы, җомга

2019 нчы елның 15 нче августында «Факел» яшьләр үзәге хезмәткәрләре СМУ микрорайоны яшүсмерләре арасында патриотик тәрбия формалаштыру буенча спорт ярышлары үткәрделәр. Ярышларда 9 яшьтән 16 яшькәчә егетләр, 5 кешедән торган 3 команда катнашты. Балалар үз көчләрен, җитезлекләрен, тизлеген һәм төгәллеген сыный алдылар: сазлык аша һәм тоннель аша үттеләр, зыян күрүчене күтәрделәр, турникта тартылдылар, йөк күтәрү һәм киртәләр аша үтү кебек ярышларда катнаштылар. «Каршылыклар полосасы» нда дистанцияне иң аз вакытта узган команда җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International