Бүген "Игенче" хуҗалыгында районның терлекчелек өлкәсендәге 7 айлык эшчәнлеккә йомгаклар ясалды.
Нәтиҗә ясау "Игенчe" хуҗалыгының Кенәбаш авлында яңа салынып килүче терлекчелек комплексыннан башланды. Аннан эш Арбаш фермасында дәвам итте.
Алга таба җитәкчеләр, баш зоотехниклар, чарада катнашучылар җыелышның пленар өлешенә күчтеләр. Нәсел эшенең торышы буенча Кәримов Нияз Нәзир улы чыгыш ясады. Терлекчелек эшләре буенча 2019 нчы елның 7 аена нәтиҗә ясау буенча Рәхимуллин Хәлим Әгълулла улына сүз бирелде. Хуҗалыкларда ветеринар-санитария торышын Ветеринария берләшмәсе башлыгы Исрафилов Алмаз Зөлфәт улы яктыртып үтте. Авыл хуҗалыгында эшнең торышы буенча Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы чыгыш ясады. Шулай ук терлекчелек тормагында эшләүчеләребезгә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да үз сүзләрен җиткерде.
Районыбызның терлекчелек тармагы нинди торышта булуын күзаллау өчен утырышта яңгыраган саннарга күз салыйк.
Бүгенге көнгә районда эре мөгезле терлекләр саны 39,463 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 11,693 мең баш, дуңгызлар – 7,211 мең баш, сарыклар – 465 баш, атлар – 1,660 мең баш. Эре мөгезле терлекләр саны ел башыннан бирле арткан. Хуҗалыклар тарафыннан 7 айда 4,095 мең тонна (102%) ит җитештерелгән (үстерлгән), шул исәптән эре мөгезле терлекләр - 3611 тонна (101%), дуңгызлар – 384 тонна, сарыклар – 7,2 тонна, атлар - 93 тонна.
Аннары чарада катнашучылар эре мөгезле терлекләр тууы күрсәткечләренә дә тукталдылар. Районыбызда 1 августка кадәр 10, 829 мең баш бозау, 5,019 мең баш дуңгыз баласы, 165 баш бәкәй, 393 баш колын туган.
1 августка тулаем савылган сөт күләме 51,095 мең тонна, бу узган елның шушы чорына караганда 6439 тоннага артык, ягъни 114% тәшкил итә. Шушындый матур күрсәткечләр белән районыбыз терлекчелек тармагында Республика районнар рейтингы буенча лидерлар арасында тора. Әлбәттә, бу зур горурлык хисе тудыра. Алга таба да районыбыз сынатмас, нәтиҗәле эшләр күрсәтер дип өметләнеп калабыз.