Бүген, урып-җыюның иң кызган чагында, сүз комбайнчылар турында барачак. Комбайнчы - совет малайлары өчен бу сүздә күпме романтика булган! Чиксез алтын кыр һәм зәңгәр күк киңлеге. “Эш илебез файдасына, илебезгә ярдәм һәм үзебезгә шатлык!” - дип сөенә-сөенә эшләгәннәр. Комбайнчы эшен хәзерге вакытта да хөрмәт итәләр һәм кадерлиләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның фидакарь хезмәте күрелмичә һәм лаеклы бәяләнмичә кала алмый. 18 августта район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин “Кызыл юл” хуҗалыгының иген кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм иң яхшы комбайнчыга быелның беренче вымпелнын тапшырды. СХПК “Кызыл юл” да 28 июльдән урып- җыю эшләре башланып киткән. Һава торышы мөмкинлек биргәндә бер генә көнен дә калмыйча (бүгенгә кадәр 13 көн), армый-талмый басу- кырларны иңләгән Рәфыйк Галимулла улы Галеев "Дон – 1500" комбайнында 4521 ц ашлык суктырган. Алдынгы комбайнчыбызга бүләкне игенчеләрне эштән аермас өчен кыр да ук тапшырдылар.
Барлыгы 6 вымпел һәм атна саен алдынгы комбайнчы акчалата премия һәм район башлыгының "2019 елның иң яхшы комбайнчы" вымпелы белән бүләкләнәчәк.