Июль ае өчен кадастр инженерлары рейтингы Татарстан Росреестры сайтында урнаштырылган

2019 елның 17 августы, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ( "кадастр инженерын сайла" дигән өстәмә битендә) июль аеның эшчәнлек нәтиҗәсе буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфатына, уңай һәм тискәре карарларның санына нигезләнгән. Шулай итеп, туктату һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры "кызыл зонага" эләгә. Туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән ким булса, әмма 18дән артык булса - "ак зонага". Әгәр 18% тан кимрәк туктатулар һәм баш тартулар булса - "яшел зона"га.

Хәзерге вакытта, Татарстан Росреестры төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе "яшел" (164) һәм "ак" зоналарда (110) эшли, "кызыл зона"га 49 кадастр инженеры кертелгән.

Игътибар итегез, бу мәгълүмат кадастр инженерларының, шул исәптән техник документацияне әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булганнарына да, реклама булып тормый. Татарстан Росреестрының айлык рейтингы бары тик кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында гариза бирүчеләргә хәбәр итүгә генә юнәлтелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвенә, күп очракта кадастр учетына кую турында уңай карар кабул ителерме, яки, киресенчә, туктатып тору яисә хәтта баш тарту да бәйле. Икенче очракта гражданнар өчен бу вакытны гына түгел, ә акчаны да югалтуга китерә.

Мәгълүмат өчен:

Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар СРО "Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе"нә +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үз канәгатьсезлекләрен белдерә алалар. Монда сезнең белән һәрвакыт аралашырга һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер торалар.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8(843)255-25-10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International