Бөер синдромлы геморрагик бизгәк профилактикасы

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - бу вируслы зооноз авыруы, шул ук вакытта бөерләр зарарлана. Инфекциянең чыганагы булып тычканнар тора.

Тычкан бизгәген йоктыру юллары:

-ашаганда, кимерүчеләрнең сидеге һәм тизәге белән пычранган азык-төлек продуктларын кулланганда;

-һава аша, кимерүчеләрнең печән, салам, ашлык, идән себерү вакытында барлыкка килә торган бүлендекләре белән пычранган тузанны сулаганда;

- контактлы, кимерүчеләр белән контактта булганда.

Профилактика чаралары:

- азык-төлек продуктларын кимерүчеләр керә алмый торган тараларда саклау;

- тычканнар пычратырга мөмкин булган азык-төлек продуктларын, суны җылылык белән эшкәртүгә дучар итәргә;

- печән, салам, ашлык продуктлары белән эшләгәндә, тузган биналарда, иске биналарны сүткәндә авызны, борынны яулык, марля бәйләвече белән ябарга яки респиратор кулланырга;

- печән, утын, ашлык белән эшләгәннән соң кулларны сабын белән яхшылап юарга.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International