ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Смәел авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан “Дөньяда иң шәп әби-минем әби, белегез!” исеме астында тематик кичә уздырылды.

1 октябрь көнне Чепья авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан "Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. 
 


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Балтач җирлегендә гомер итүче Галия Нәбиева Набиевнага 2 октябрь көнне 95 яшь тулды. 

2 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә Балтач һәм Балтач зонасыннан чакырылган өлкәннәребез өчен зур бәйрәм чарасы үтте. Өлкәннәребез өчен кайнар чәй табыны  оештырылды һәм район мәдәният хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт тамаша күрсәтелде.

1-10 нчы октябрь Халыкара өлкәннәр ункөнлеге дип игълан ителү уңаеннан, 2018 нче елның 2 нче октябрендә Балтач Мәдәният үзәгендә өлкәннәребез өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты булып узды

1 октябрь 2018 ел көнне Пыжмара авыл җирлегендә, “Кама” күмәк хуҗалыгы белән берлектә, өлкәннәребезне котлап Корбан ашы уздырылды. Корбан ашында Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Бу мәҗлескә җирлектә яшәүче барлык өлкәннәребез дә чакырулы иде.  Шулай ук, Өлкәннәр декадасы кысаларында, барлык өлкәннәргә күмәк хуҗалык тарафыннан күчтәнәч пакетлары тапшырылды.

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2018 нче елның 2 нче октябрендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте. 

Һәр ел саен илебез буенча октябрь башында Өлкәннәр көне уздырыла.төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар,бүләкләүләр, искә алулар бара. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Балтач районы башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион советы Тукай исемендәге хуҗалыкта булды һәм хезмәтне саклау буенча таләпләр үтәлешен тикшерде.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2 октябрьдә Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең җитәкче урынбасары Ада Зайдуллина ТНВ телеканалының иртәнге «Здравствуйте» мәгълүмати танып-белу программасының кунагы булачак. Туры эфирда Ада Зайдуллина Росреестр тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат бирәчәк. «Здравствуйте» программасын ТНВ телеканалында 8.10 сәгатьтә карагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International