2019 елның 5 нче февралендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф. катнашында Куныр авылында халык җыены узды. Анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, Куныр, Шода авыллары халкы катнашты.
Көн тәртибенә авыл җирлегенең 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде. Катнашучылар 2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.
Сагтдинов Э.Г. районда һәм авыл җирлегендә тәртипнең торышына отчет бирде.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф. 2018 нче елга Балтач муниципаль районы эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.