Хезмәтне саклау һәм аның шартлары мәсьәләләрен пропагандалау, хезмәт куркынычсызлыгы өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату, хезмәтне саклау дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатларында Россия Хезмәт министрлыгы һәм Роструд ярдәме белән «АКТИОН-МЦФЭР» медиагруппасы хезмәтне саклау буенча белгечләр өчен түләүсез бөтенроссия 2019 ел олимпиадасын уздыра.
Әлеге олимпиадада катнашу өчен www.olimpiada.trudohrana.ru сайтында теркәлергә, хезмәтне саклауның төп мәсьәләләрен өйрәнергә һәм тест узарга кирәк. Теркәлү 2019 елның 28 февраленә кадәр ачык. Баллар суммасы һәм сорауларга җавап вакыты рейтингта урынны билгели.