Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасын үткәрү турында

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның 22-26 апрелендә Сочи шәһәренең Баш медиаүзәгендә V Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы (алга таба – атна) узачагы турында хәбәр итә.

Атна Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында үткәрелә һәм хезмәтне саклау өлкәсендә елның төп вакыйгасы, хезмәтне саклау белән идарә итү системасы өлкәсендә дөнья һәм илебездә иң яхшы тәҗрибәләр күрсәтелә торган үзәк дискуссия мәйданчыгы булып тора, травматизмны һәм һөнәри авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән превентив чаралар карала, хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте юнәлешләре тикшерелә һәм төгәлләштерелә.

Атна кысаларында Хезмәтне саклау өлкәсендәге мәсьәләләр комплексы буенча махсус чаралар, шул исәптән сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча SAPE 2019 X Халыкара күргәзмәсе дә узачак.

Атна чараларында катнашу өчен хезмәтне саклау мәсьәләләре белән функциональ шөгыльләнүче муниципаль берәмлекләр, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм профсоюз берләшмәләре вәкилләре, оешмаларның хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла. Катнашучыларны теркәү һәм гаризаларның электрон формаларын тутыру «ЭТАЛОН» куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итүгә ярдәм итү ассоциациясенең web-сайтында үткәрелә (vssot.aetalon.ru).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International