2019 елның 5 нче февралендә Балтач районы финанс бюджет палатасы җитәкчесе Ильясов Р.М. катнашында Көшкәтбаш авылында халык җыены узды. Анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, Көшкәтбаш авылы халкы катнашты.
Көн тәртибенә авыл җирлегенең 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде. Катнашучылар 2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.
Балтач районы финанс бюджет палатасы җитәкчесе Ильясов Р.М. 2018 нче елгга Балтач муниципаль районы эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.