Росреестр дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге өчен күп көч куя. Һәм бу максатлар өчен булдырылган сервислар, теләсә нинди уңайлы ысул белән профессиональ консультация алырга мөмкинлек бирә. Казанга килмичә районнарда яшәүчеләр өчен Татарстан Росреестры күчмә консультациялэр үткәрә. Территориаль бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне җитәкче урынбасарлары алып бара. Күчмә консультацияләрнең графигы белән Росреестр Идарәсенең официаль сайтында www.rosreestr.tatarstan.ru гражданнар мөрәҗәгате бүлегендә танышырга була.