2019 елның 7 февралендә кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән саклана:
- көчле кар;
- 500-1000 метрга кадәр күрем начарлану белән буран;
-көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр;
- юлларда кар көртләре.
2019 елның 6 нче февралендә Балтач район башлыгы урынбасары Сабирзянов Н.Н.катнашында Ярак-Чурма авылында халык җыены узды.
6 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә “2019 ел-Татарстанда һөнәр елы” уңаеннан 10-11 сыйныф укучылары өчен “Һөнәрләр белән кызыксыну кайчаннан башлана” исемле күзәтү ясалды.
“Барлык күрсәткечләр буенча көрәш лидеры булып Балтач районы тора. Балтачлылар барлык ярышларда катнашып, ел йомгаклары буенча беренче булды".
2019 елның 6 нчы февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нутфуллин Р.Р. катнашында Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте отчет җыелышы узды.
2019 елның 5 февралендә " Балтач "Форпост"үзәге "Фикердэш "төркеме белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән "Факел" яшүсмерләр клубында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси – спорт ярышы үткәрде.
2019 елның 6 февралендә өченче чакырылыш “Балтач шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлеге Советының кырык дүртенче утырышы булып узды.
7 февральдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио Казан» да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затлар хокукларын күчү бүлеге башлыгы Галина Гончарова катнашында Туры эфир була.
2019 елның 7 февралендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- көчле кар;
- 500-1000 метрга кадәр күрем начарлану белән буран;
- көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә;
- юлларда кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә, һәр пәнҗешәмбе 8 сәг. 12 сәгаткә кадәр Казан шәһәре, Авангардная урамы ,74 йорт адресы буенча ( 2 подъезд) теркәү бүлекләре башлыклары гражданнарны күчемсез милекне рәсмиләштерү сораулары буенча кабул итә. Моннан тыш, Татарстан Росреестры гамәлдәге түләүсез тәлек буе эшли торга колл-центр номер – 8 800 -100 -34-34 турында искә тошерә, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә сораулар булганда мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.