ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 4 октябрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә буйсынучы «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге Балтач штб өлкән буын кешеләре өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бушлай семинар оештырды.

 Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрь көнне Алан авылы китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан  “Гомер көзләре нурлы булсын” исемле  очрашу булды.  

 

2018 нче елның 4 нче октябрендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова һәм өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гарипова “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә  “Безнең кадерлеләребез” дип исемләнгән акция уздырдылар.

          3 октябрь көнне Сосна мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган  тантаналы чара үткәрелде. Өлкәннәр өчен чәй табыны, шулай ук концерт оештырылды. Аларны Балтач муниципаль районынын финанс-бюджет палатасы председателе Ильясов Р.М., Сосна авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Ф.С., ҖЧҖ “Сосна” җитәкчесе Ситдиков Ф. Г. котладылар.

Өлкәннәр ункөнлеге барышында «Туган як» акциясе кысаларында Балтач районынан китеп, Татарстан Республикасының төрле районнарында урнашкан картлар йортларында яшәуче 9 өлкәнебезгә районыбыз тарафыннан бүләк-күчтәнәчләр  тапшырылды.

4 октябрь көнне өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы өлкәнебез Нурия Газизова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2018 елның 5 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы буенча (һәм Казанда) урыны белән томан көтелә.

Рус язучысы А.И.Солженицынның 100 еллыгы уңаеннан Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 9-10 сыйныф укучылары өчен «А.Солженицын иҗаты буйлап…» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. 

 Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль карамакта булган өлкәннәр белән тугәрәк өстәл артында очрашулар үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International