Балтач районына Татарстанның монополиягә каршы хезмәте киләчәк

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 11 февралендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина киләчәк.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгын карау булачак.

Чара 9:30 сәгатьтә башлана – бу вакытка гражданнарны кабул итү планлаштырылган, ул район Хакимиятендә түбәндәге адрес буенча узачак:  штп. Балтач, Ленин ур., 42.

Районга чыгу кысаларында Гүзәл Шәфигуллина массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул иткәннән соң журналистлар өчен брифинг узачак. Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә  8 (843) 238-30-41 (элемтә өчен җаваплы зат: О. А. Ефимова), эл.почта  буенча : to16_43@fas.gov.ru яисә район Администрациясенә  мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International