2019 елның 7 нче февралендә Балтач районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н. катнашында Дорга авылында халык җыены узды. Анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, старосталар, Дорга, Кургем, Кускем авыллары халкы катнашты.
Көн тәртибенә авыл җирлегенең 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде. Катнашучылар 2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар. Сагтдинов Э.Г. районда һәм авыл җирлегендә тәртипнең торышына отчет бирде.
Балтач районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н. 2018 нче елга Балтач муниципаль районы эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.
Җыеннан соң хезмәт ветераннарына багышлап “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән кичә узды.