7 февраль көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә 2019 ел-эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” исемле очрашу кичәсе үтте. Биредә төрле һөнәр ияләре үзләренең чыгышлары белән катнашты. Очрашуга Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары килде. Чара барышында укучылар үзләрен борчыган сорауларга киңәш һәм җаваплар алдылар, кичәнең икенче өлешендә викторина сорауларына теләп җавап бирделәр.