Смәел авыл җирлеге яңалыклары. 6 февраль көнне халык җыены үткәрелде

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

6 нчы февраль көнне Смәел авыл Мәдәният йортында гражданнар җыены булды. Җыенда Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, "Смәел" ҖЧҖ директоры Шакиров Илһам Мансур улы, Смәел авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Рифнур Гайнан улы, шулай ук авыл халкы катнашты.

Гражданнар алдында Смәел авыл җирлегендә 2018 елда эшләнгән  эшкә отчет белән Йосыпов Р.Г. , Балтач муниципаль  районы   эшчәнлеге турында Галимуллин И.С. хисап тотты. Чыгышлардан соң җитәкчеләр гражданнарның сорауларына җавап бирделәр. ​

Смәел һәм Сизнер авылы үзешчәннәре моңлы җырлар, шаян биюләр белән  тамашачыга ял минутлары бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International