Югары Субаш авыл җирлеге яңалыклары. 6 февраль көнне Тукай исемендәге ҖЧҖ отчет җыелышы узды

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

          2019 елның 6 нчы февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нутфуллин Р.Р.  катнашында  Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте отчет җыелышы узды.  Анда  җәмгыять рәисе, баш специалистлар, җәмгыять хезмәткәрләре, җәмәгать Советы рәисләре катнашты.                                                                                                               

  Көн тәртибенә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 2018 нче елда эшчәнлегенә җәмгыять рәисенең, шулай ук баш специалистлар отчетлары һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде.   Балтач муниципаль районы башлыгы Нутфуллин Р.Р.  2018 нче елга Балтач муниципаль  районы  эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International