06.02.2019 елда, утырышлар залында «Балтач шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге Советының кырык дуртенче утырышы узды. Ике көн тәртибе каралды.
1. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 2018 нче елдагы эшчәнлегенә отчеты.
2. Балтач шәһәр җирлегенең 2018 елгы бюджет үтәлеше турында.
Утырышта Балтач шәһәр җирлеге Советы депутатлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре ,шәхси эшмәкәрләр, дин әхелләре катнашты.