Көрәш буенча 2018 елның лидеры - Балтач районы

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

“Барлык күрсәткечләр буенча көрәш лидеры булып Балтач районы тора. Балтачлылар барлык ярышларда катнашып, ел йомгаклары буенча беренче булды”, - диде Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин. Районнарның көрәш буенча рейтингы 6 февраль көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән Татарстан Республикасы көрәш федерациясе президиумы әгъзалары утырышында билгеле булды.

Күрсәткечләр буенча икенче урында – Әлмәт районы, өченчедә – Теләче районы командалары тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International