Шубан авыл җирлеге яңалыклары. 6 февраль көнне халык җыены үткәрелде

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 6 нче февралендә Балтач район башлыгы урынбасары Сабирзянов Н.Н.катнашында  Ярак-Чурма  авылында халык  җыены узды.  Анда  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, Ярак-Чурма,  Гондыр авыллары халкы катнашты.                                                                                                            

Көн тәртибенә авыл җирлегенең 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде.   Катнашучылар  2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.                                               

Балтач  район  башлыгы урынбасары Сабирзянов Н.Н. 2018 нче елга Балтач муниципаль  районы  эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International