Каратэ буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елның 3 февралендә  «Балтач» спорткомплексында каратэ буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Спортчылар Казан, Яр Чаллы, Ижау шәһәреннән, Лаешрайоны, Болгар, Мари Иле республикасыннан килгән иде. Көн дәвамында барган киеренке һәм гадел ярышларда җиңү шатлыгы һәм сөенече кичерүчеләр шактый булды. Күпләр уңышсызлыклардан, авыртулардан күз яшьләрен сөртте. Әмма ничек кенә булмасын, спортчылар ярышлардан зур тәҗрибә, чыныгу алдылар.

Безнең районның каратэ кукесинкай буенча җыелма командасы да лаеклы һәм матур чыгыш ясады (тренер Альберт Базәгетдинов, Рифат Зарипов). Үз үлчәү авырлыкларында Хәмидуллина Айгиз, Бариев Әмир, Хәялеев Тимур, Федоров Артем, Базәгетднов Әмир, Зарипов Якуб 1 урын яулады. Булатов Сөләйман,Зарипов Хәйдәр – икенче, Нәбиев Наил, Хәмидуллин Разил, Гатауллин Сәид, Зарипов Салих өченче призлы урынга лаек дип табылды. Яшь спортчыларыбызны һәм тренерларны бу зур ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбриклибез һәм аларга сәламәтлек, киләчәктә спорт казанышлары телибез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International