2 февраль көнне Чепья авыл җирлегенең Сырья авылында гражданнар җыены булды. Җыенда Балтач районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, "Труд" ҖЧҖ директоры Хадиев Рәшит Хафиз улы, Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Илнур Наил улы, участок инспекторы Фәйзрахманов Эдуард Фәрит улы, шулай ук Сырья авыл халкы катнашты.
Гражданнар алдында Чепья авыл җирлегенең 2018 елга эш отчеты белән Нотфуллин А. Г. , Сабирзянов Н.Н. Балтач муниципаль районы эшчәнлеге турында, Н. Хадиев Р. Х. "Труд" ҖЧҖ эшенә хисап тотты, Фәйзрахманов Э. Ф. 2018 елдагы эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясадылар. Чыгышлардан соң җитәкчеләр гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.