2019 елның 5 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне шатлык, тылсымлылык һәм күңел ачу атмосферасына чумдырырга чакырдылар. Уен барышында «Фикердэшлэр» клубы әгъзалары табышмакларга җавап бирделәр, бергәләп ребуслар чиштеләр, көлделәр, шаярттылар һәм җырладылар, шул рәвешле сәламәт һәм физик чикләнгән кешеләр арасында чикләр юк, музыка һәм изгелек теләсә нинди киртәләрне җиңә ала, ә күңел җылысы, дустанә ярдәм һәм могҗизалар иҗат итә ала, дип белдерделәр. Үз үрнәкләре белән мондый кешеләр безне көчле рух һәм тормыш ныклыгын өйрәтә. Безнең очрашулар һәр тапкыр кызыклырак һәм күңеллерәк үтә. Шулай ук чәй артында киләчәк очрашулар да планлаштырылды.