2019 елның 19 августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова белән очрашу узды.
Шашка ул - фән дә, спорт та, сәнгать тә, шул ук вакытта шатлык һәм ләззәт китерүче уен да.
2019 елның 29 августында сәг. 13.00дә Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3нче этаж.
Чагыштыру өчен: узган ел шул ук чорда 28 торак пункт чиге кертелгән. Татарстанда, 2019 нчы елның 20 нче августына, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрнең саны 554не тәшкил итә. Быел барлыгы 83 торак пункт чиге кертелде.
19 нчы август көнне Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ратникова Римма Атлас кызы катнашында Чутай авылында халык җыены булып узды. Җыенда җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл картлары, авыл халкы катнашты.
2019 нчы елның 27 нче августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.
2019 нчы елның 20 нче августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.
20 нче августта 7.20 сәгатьтә Татарстан радиосында күчемсез милек өлкәсендә агымдагы елның август аенда булган законнардагы мөһим үзгәрешләргә багышланган «Яңа көн» программасы чыгачак.
Начар метеорологик күренешләр: - 19 нчы август көнне кич, 20 нче августта төнлә һәм көндез урыны белән яшен, кыска вакытлы тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булган җил (Казанда - 19 нчы август - кич, 20 нче август төнлә яшен, җил көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр); - төнлә һәм иртән урыны белән томан (Казанда да).
Татарстан Республикасыннан әлеге конкурста Мамадыш районыннан сыер савучы Сания Насыйбуллина катнаша, ул машина белән сыер саву буенча Татарстанның җиде мәртәбә абсолют чемпионы булды. 2018 нче елда Сания Насыйбуллина Татарстан башкаласы Казанда узган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче булган иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Сания Насыйбуллина күпбалалы ана да әле ул. Ире Фәрит белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныклар үстерешәләр.