Татарстан Республикасыннан әлеге конкурста Мамадыш районыннан сыер савучы Сания Насыйбуллина катнаша, ул машина белән сыер саву буенча Татарстанның җиде мәртәбә абсолют чемпионы булды. 2018 нче елда Сания Насыйбуллина Татарстан башкаласы Казанда узган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче булган иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Сания Насыйбуллина күпбалалы ана да әле ул. Ире Фәрит белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныклар үстерешәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, бүгенгә республикада бөртекле культуралар 377 мең га мәйданда җыелган, бу – 26%. 1,2 млн тонн ашлык җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 31,8 центнер тәшкил итә.
2019 елның 19 августында Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтҗанова Мөнирә Сәләхетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башыннан бирле яңа уңышның беренче бер миллион тоннасын җыйдылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 16 августка республика буенча бөрткле һәм кузаклы культуралар 336,3 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык авыл хуҗалыгы культуралары мәйданының 23,7%ын тәшкил итә.
18 августта район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин “Кызыл юл” хуҗалыгының иген кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм иң яхшы комбайнчыга быелның беренче вымпелнын тапшырды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ( "кадастр инженерын сайла" дигән өстәмә битендә) июль аеның эшчәнлек нәтиҗәсе буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфатына, уңай һәм тискәре карарларның санына нигезләнгән.
Начар метеорологик күренешләр: 18 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә төнлә).
15 нче августта Балтач районында Шакиров Фаяз Фәнил улы булып китте. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары вазыйфасын били һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы булып тора. Ул, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән берлектә, Балтач районы өстеннән очып узды.
Бүгенге көнгә районда эре мөгезле терлекләр саны 39,463 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 11,693 мең баш, дуңгызлар – 7,211 мең баш, сарыклар – 465 баш, атлар – 1,660 мең баш. Эре мөгезле терлекләр саны ел башыннан бирле арткан. Хуҗалыклар тарафыннан 7 айда 4,095 мең тонна (102%) ит җитештерелгән (үстерлгән), шул исәптән эре мөгезле терлекләр - 3611 тонна (101%), дуңгызлар – 384 тонна, сарыклар – 7,2 тонна, атлар - 93 тонна.
Балтач районы китапханә хезмәткәрләре Мәдәният үзәгендә шагыйрьләр белән очрашуда катнаштылар.