16 нчы август көнне Балтач мәдәният үзәгендә 8 нче сентябрьдә узачак сайлаулар буенча эшлекле киңәшмэ үтте. Әлеге киңәшмәдә Казан шәхәреннэн кайткан күренекле шагыйрьләребез Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Рифат Сәлах, районыбызнын танылган шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов катнашты.
2019 нчы елның 15 нче августында «Факел» яшьләр үзәге хезмәткәрләре СМУ микрорайоны яшүсмерләре арасында патриотик тәрбия формалаштыру буенча спорт ярышлары үткәрделәр.
2019нчы елның 16нчы август көнендә Сосна авыл җирлегендә янгын чыгу билгеләрен ачыклау өчен автоматлаштырылган янгын белдергечләрен урнаштыру буенча эш алып барылды.
Матур эшләре, кунакчыл, эщсөючән кешеләре белән дан тоткан Балтач районыбызны Республика басма матбугат чараларында еш күрергә була. Бүген сүз август башында басылып чыккан берничә язма турында булачак.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 нчы елның 16 нчы августында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм иртән урыны белән томан; - төнлә һәм көндез көнбатыш районнарда яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, локаль көчле яңгыр явуы ихтимал (Казанда да).
Балтач районында да һава торышы безне ныклыкка сынады. Районыбызның урып-җыю мәйданы 31,467 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә 4,715 мең га мәйданда игеннәр суктырылган, бу барлык мәйданнарның 15% ын тәшкил итә.
Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Книжная среда” проекты кысаларында “Паркта җәйге китапханә” эшчәнлеген дәвам итәләр.
8 нче август көнне Карадуган авыл клубында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашында халык җыены булып узды.
14 нче август көнне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды.
10 нчы август көнне Түбән Кенә авыл клубында яшьләр форумы булып үтте. Форумда Кече Лызи, Таузар, Кенәбаш, Шубан һәм Түбән Кенә авылы яшьләре катнашты. Яшьләргә эшлекле уен тәкъдим ителде. Уен барышында барлык яшьләрне 5 төркемгә бүлеп, аларга бизнес план төзергә тәкъдим ителде. Һәр төркемгә аерым-аерым тармак бирелде: спорт, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек, авыл хуҗалыгы.