ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 14 нче августында «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне шатлык, тылсым һәм күңел ачу атмосферасына чумарга чакырдылар.

2019 нчы елның 14 нче августында “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Сабантуй” ял паркында «Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында» мәгълүмат блогын үткәрделәр. 

Авыл мәктәпләреннән  22 яшь татарстанлы    «Агро НТИ — 2019» конкурсының  финал  этабында  катнашчак.  Иң яхшылар  исемен  алу  өчен,  татарстанлылардан  тыш,  Волгоград, Кемерово, Новосибирск  һәм   Саратов өлкәләре  вәкилләре  ярышачак.     Балалар АПК өлкәсендә цифрлы    технологияләр куллану күнекмәләрен күрсәтәчәкләр һәм  роботлаштыру  буенча  биремнәрне чишәчәкләр.    Катнашучыларга  авыл  хуҗалыгы тармагының  берничә  юнәлеше  буенча  инженерлык  ярышларын  үтәргә  турычәк,  болар:    АгроМетео, АгроКосмос, АгроКоптерлар  һәм  АгроРоботлар.

14 нче август көнне Балтач районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сибгатуллин Рөстәм Рәфкать улы килде.

Татарстан Росреестры, үз карамагындагы күчемсез милек объектлары белән шәхси катнашмыйча сату-алу эшләрен тыярга теләүче гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны арту сәбәпле, тиешле гаризалар бирү тәртибен аңлата.
 

2019 нчы елның 9 нчы август көнендә “Балтач” спорткомплекс бинасында район яшьләр бүлеге, ЗАГС һәм культура бүлеге белән берлектә “Яшь гаилә” клубы утырышы узды. 

Укуга инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикле затлар кабул ителә. Укырга кергәндә яшь буенча чикләүләр юк.
 


13
август, 2019 ел
сишәмбе

12 нче августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте “Автобус 14..30” яшьләр акциясе уздыра. Республиканың барлык районнары буенча автобуста хәрәкәт итүче команда район яшьләре белән ачык дискуссияләр, бәйрәм фестивальләре оештыра, шулай ук рәсми социаль челтәрләрдә конкурслар үткәрә. Яшьләр белән ачык очрашулар республиканың һәр районында уздырыла, моның өчен Татарстан юлларын активистлар командасы узачак. “Автобус 14..30”  акциясенең төп бурычы – җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 нчы елның 14 нче августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Милекче рөхсәтеннән башка, милекче хокукын теркәүгә документларны дистанцион рәвештә тапшыру мөмкин түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International