9 нчы июль көнне "Балтач" спорткомплексында физкультурачылар көненә багышланган чара үткәрелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп коруның үсешен һәм аның тотрыклы темпларын билгеләп үтте. Ведомство тарафыннан Россия Федерациясенең 85 субъектында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аларның 20%ында IT үсешенең һәм АПКга технологик алымнар кертүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, ә төбәкләрнең 29%ында күрсәткечләр уртача.
Түгәрәк өстәл 14нче август көнне ш.т.п. Балтач, Нариман урамы, 108 нче йорт адресы буенча урнашкан Балтач гимназиясе бинасында узачак.
Республикада быел бөртеклеләр буенча гына түгел, ә шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз буенча да мул уңыш үстереп булды. Көзге культуралар уңышы - 70 ц/га.
Начар метеорологик күренешләр: 12 нче август 2019 нчы елда урыны белән Татарстан Республикасы территориясе буенча көтелә:
- төнлә һәм көндез көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр;
- төнлә һәм иртән яшен, урыны белән көчле яңгыр.
Һәммәгезне дә Изге бәйрәмебез — Корбан Гаете белән ихлас күңелдән тәбриклим!
Бүген районыбыз башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин төзүчеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп бүләкләр тапшырды. Имин хезмәт көннәре, ныклы сәламәтлек, гаиләләренә бәхет һәм муллык, нәтиҗәле эшләр, кызыклы идеялар һәм уңышлар теләде.
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә сабырлык, җиңүләр, ныклы сәламәтлек, көчле рух, яңа спорт идеяләре һәм казанышлары, уңышлар телим. Физик культура үссен һәм чәчәк атсын. Үз үрнәгегез белән башкаларны спортка өндәгез. Һәрвакыт үз гадәтләрегезгә, принципларыгызга һәм сәламәт яшәүгә тугры булыгыз.
Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы
2019 елның 9 августында "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районының социаль яклау бүлеге һәм "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан, район үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина тикшерүе узу өчен махсус автомобильләрдә китерүне оештыру буенча “сынау” узды.