Татарстан Росреестры Россия 24 телеканалында күчемсез милек өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр турында

2019 елның 9 августы, җомга
10 нчы август көнне 21.00 сәгатьтә " Россия 24" телеканалында күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы мөһим үзгәрешләргә багышланган интервью чыгачак.
Аерым алганда, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина яңартылган дача амнистиясе нинди объектларга кагылуын; бакча участокларында урнашкан торак һәм бакча йортларына милекне гадиләштереп рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәклеген һ.б. сөйләячәк. Моннан тыш, Татарстан Росреестры вәкиле, 13 нче августта үз көченә керәчәк, сату-алу эшләрен электрон рәвештә башкарганда күчемсез милекне яклауга юнәлдерелгән закон нигезләмәләрен аңлатачак.
"Интервью" программасының кабатлануы 12 нче августта 15.15 сәгатьтә булачак.
Теле-һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте: «видеосюжетлар», «радиоэфирлар» бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук «Татарстан Росреестр» каналында Youtubeта.
 
 
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8(843)-25- 25-10
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International